Шәһәр халкы 2018 елның 30 декабреннән ял итәчәк
11.12.2018
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, яңа ел бәйрәмнәрендә Буалылар 10 көн ял итәчәк.
Шулай итеп, 30 һәм 31 декабрьдә якшәмбе һәм дүшәмбе туры килә, димәк, эшләми торган ял көне (29 декабрь) бу елның соңгы көненә күчерелә. Шул ук вакытта 2018 елның соңгы шимбәсендә (29 декабрь) Буалыларның эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Яңа елда шәһәр халкы 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк